Nejlepší skladby od interpreta Elmira Nagimova
Kredity
PERFORMING ARTISTS
Elmira Nagimova
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Elmira Nagimova
Songwriter
Texty
Җаның белән, иркәм
Үзең сиздеңме икән
Күңелемә очкын салганын?
Сөю - учак яна, күзләремә кара
Алар сөйләр сиңа калганын
Сөям сине, сөям сине генә
Син бит миңа җирдә бердәнбер
Бәхет юраулары, хыял утраулары
Минем өчен синдә генәдер
Ярат мине, биклә күңелеңне
Арабызга ятлар кермәсен
Һәрбер мизгелдә дә безнең күңелләрдә
Сөю учагыбыз дөрләсен
Мин һәр туар таңда
Гашыйк булам сиңа
Ходай бәхетен күпсенмәсен...
Һәрбер мизгелдә дә безнең күңелләрдә
Сөю учагыбыз дөрләсен
Сөям сине, сөям сине генә
Син бит миңа җирдә бердәнбер
Бәхет юраулары, хыял утраулары
Минем өчен синдә генәдер
Ярат мине, биклә күңелеңне
Арабызга ятлар кермәсен
Һәрбер мизгелдә дә безнең күңелләрдә
Сөю учагыбыз дөрләсен
Сөю учаклары, кайнар кочакларың
Чынга ашкан татлы хыяллар...
Мәхәббәтне сакла, өметләрем акла
Гомерлеккә өзелеп сөйгән яр
Сөям сине, сөям сине генә
Син бит миңа җирдә бердәнбер
Бәхет юраулары, хыял утраулары
Минем өчен синдә генәдер
Ярат мине, биклә күңелеңне
Арабызга ятлар кермәсен
Һәрбер мизгелдә дә безнең күңелләрдә
Сөю учагыбыз дөрләсен
Һәрбер мизгелдә дә безнең күңелләрдә
Сөю учагыбыз дөрләсен
Written by: Ильмира Нагимова