Texty

Әлмәтем гомер бишегем минем
Горурлыгым сүнмәс өметем
Син язмышымның наз сулышым да
Горурлыгым минем бәхетем
Әлмәтем кара алтын каласы
Дан тотасың туган илемдә
Син минем уемда моңлы җырларымда
Җанымда йөрәгем түрендә
Әй Әлмәтем син мине нишләттең
Һич чыкмыйсың минем уемнан
Гашыйк итте матур табигәтең
Рухи көч алам урман-суыңнан
Әлмәтем кара алтын каласы
Дан тотасың туган илемдә
Син минем уемда моңлы җырларымда
Җанымда йөрәгем түрендә
Алмаштырмам сине мин оҗмахка
Тиңдәшләр юк сиңа бу җирдә
Мин яшимен илаһи нур булып
Бары синдә туган нигездә
Әлмәтем кара алтын каласы
Дан тотасың туган илемдә
Син минем уемда моңлы җырларымда
Җанымда йөрәгем түрендә
Әлмәтем кара алтын каласы
Дан тотасың туган илемдә
Син минем уемда моңлы җырларымда
Җанымда йөрәгем түрендә
Written by: Казан Егетларе
instagramSharePathic_arrow_out