Nejlepší skladby od interpreta Самат
Kredity
PERFORMING ARTISTS
Самат
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Якшимбетов Альфред Габитович
Composer
Рузиля Гатауллина
Songwriter
Texty
Яшәү матур, яшәү шундый матур
Сөю белән тулса күңелләр
Мәхәббәтле булсын йөрәгебез
Мәхәббәттә үтсен гомерләр.
Сөю бит ул әйтерсең лә Кояш
Нурга күмә безнең күңелне
Мәхәббәттә, бары мәхәббәттә
Кеше тоя ала бәхетне.
Эй Мәхәббәт! Бар дөньяның яме
Моңсызларны моңлы итүче
Могҗизаның могҗизасы бит син
Бәхет илләренә илтүче.
Дан җырлыймын бүген МӘХӘББӘТКӘ!
Моңга тулсын әле күңелләр!
Мәхәббәтле булса йөрәгебез
Матур үтәр безнең гомерләр!
Эй Мәхәббәт! Бар дөньяның яме
Моңсызларны моңлы итүче
Могҗизаның могҗизасы бит син
Бәхет илләренә илтүче.
Эй Мәхәббәт! Бар дөньяның яме
Моңсызларны моңлы итүче
Могҗизаның могҗизасы бит син
Бәхет илләренә илтүче.
Могҗизаның могҗизасы бит син
Бәхет илләренә илтүче.
Могҗизаның могҗизасы бит син
Бәхет илләренә илтүче.
Written by: Рузиля Гатауллина, Якшимбетов Альфред Габитович