Kredity
PERFORMING ARTISTS
Zulya
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Zulya Kamalova
Songwriter
Nazip Kamalov
Songwriter
PRODUCTION & ENGINEERING
Michiel Hollanders
Producer
Texty
Урман уртасында
Яшь юкәләр, шәүләп үсәләр.
Зифа буйлы юкәләргә
Сүз кушмыйча китсәң, үпкәләр.
Сөйләгез, дим, барысы турында,
Рәнҗетмиме сезне кешеләр?
Бер карт юкә сөйлим диде
Үткәндәге авыр язмышын.
...Бу әкият түгел, бу — булган хәл.
«Элек заман без дә күрдек шактый авырлыкны,
Тормыш ачысын:
Чабаталар ясау өчен безне күп кырдылар,
Йөзләп – меңәрләп.
Кеше безнең чикмәннәрне телеп,
Алып китте мактап, биштәрләп.
Яшьләр кызлар аулак өйгә йөрде,
Үргән нәфис «туфля» – аякта.
Әбиләргә уңай ката идек –
Без күп хөзмәт иттек ул чакта.
Авыр ташы тегермәннең
Туннарыбыз булды сары он.
Пешерделәр безне көлдә,
Терәк булдык яшәү өчен».
Урман уртасында
Яшь юкәләр, шәүләп үсәләр.
Зифа буйлы юкәләргә
Сүз кушмыйча китсәң, үпкәләр.
Written by: Nazip Kamalov, Zulya Kamalova