Nejlepší skladby od interpreta МС ARTEZ
Kredity
PERFORMING ARTISTS
МС ARTEZ
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Габдульхаков Айрат Ринатович
Songwriter
Texty
Күзләреңнән алтын көзләр узып китәр ничә тапкыр,
Минем юлым синнән башка үтеп китәрдер мөгаен,
Синең белән миңа булу бик авыр һәм бик тә кыен,
Тик язмышның күренеше, үзәккэ үтә салкын карашың.
Юк, кирәкмәс безгә сүзләр, мәгънәләре юк аларнын,
Һәм диварлар биләп алган, йөрәгеңне таш иткәннәр,
Тик кирегә кайтып булмас, сагынсамда җәй кичләрен
Мин яратам, син янымда, каен астында сине кочарга.
Вакыт чаба, ныгып бара мәхәббәтнең учагыда,
Бернәрсә һәм беркемдә керә алмас безнең арага,
Күкләргә очарга сыман мин шундый хәзер хәлдә,
Канатларым җилкә артында хәттә булмасада.
Тау очында мамык сыман болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Без бергә, безгә рәхәт, кояшның нурлары җылыта,
Ә дәртле җил чәчләреңнән йомшак итеп сыпыра,
Күзгә күз, синең сихри күзләрең, кузләрең серле.
Инде күпме вакыт узды,
Синең турыңда һаман уйларым, уйларым.
Тик кирегә кайтмавың аңладым,
Исендә синең күзләрең, синең күзләрең.
Инде күпме вакыт узды,
Синең турыңда һаман уйларым, уйларым.
Тик кирегә кайтмавымны аңладым,
Исендә синең күзләрең, синең күзләрең
Кабат кайтып булмас инде, ябылган күптән ишекләр
Монда хич тә беркемдә сине көтмәгән, көтмәгән,
Төпсез тәрәз синең моңсу карашыңны йота,
Эчке тавыш әйтә: «Атлый дөнья, синдә атла!».
Сагәтләрдән вакыт эзләп, кызганусыз телләр чаба,
Самолетка билет алып, ашкынам, ашкынам синең яныңа,
Зур тизлектә, хава кисеп, Казан утларын артта калдырып,
Белсәм иде алдан күрәсен синен салкын карашыңны.
Тик әлегэ кәефләрне юк сәбәпләр тешерүче,
Күпме вакыт калды икән якты хисләрне жимерер өчен.
Булса иде теләкләрем кайтарырга сине үз яныма,
Ватар идем теләкләрне мәңгегә бер дә уйламыйча.
Шуның кадәр кулларымнан ычкындырып әлеге вакытны,
Киләчәкнең сораулары белән уйларымны батырып,
Яшәгәнмен үткәннәрдә, каббаттан кабат кичереп,
Шуңа күрә саубуллашам, мәңгегә ябып ишекләрне.
Инде күпме вакыт узды,
Синең турыңда һаман уйларым, уйларым.
Тик кирегә кайтмавың аңладым,
Исендә синең күзләрең, синең күзләрең.
Инде күпме вакыт узды,
Синең турыңда һаман уйларым, уйларым.
Тик кирегә кайтмавымны аңладым,
Исендә синең күзләрең, синең күзләрең
Written by: Габдульхаков Айрат Ринатович