Texty
Күпме көннәр син бу юлда
Күпме илләр калды артта
Күпме төннәр син берузең
Караурман аша уттең
Көмеш елгаларны кичтең
Бирсен, Тәңрем, сиңа түзем
Югалган мәхәббәтне эзләгәндә
Аңларсың сөюнең кәдерен
Табарсыңмы
Тапмасыңмы
Барысы синең кулда
Юлчы булсын юлда
Тәрәзәләр сине төнлә
Эндәштеләр якты утка
Ләкин hаман юл чакыра
Хәерле юл телим сиңа
Һәм артыңнан карап калам
Ерагая безнең ара
Югалган мәхәббәтне эзләгәндә
Аңларсың сөюнең кәдерен
Табарсыңмы
Тапмасыңмы
Барысы синең кулда
Юлчы булсын юлда
Югалган мәхәббәтне эзләгәндә
Аңларсың сөюнең кәдерен
Табарсыңмы
Тапмасыңмы
Барысы синең кулда
Юлчы булсын юлда
Written by: Якупов Ильнур Назипович