Nabízeno v

Kredity

PERFORMING ARTISTS
Люция Мусина
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Ильяс Киньягулов
Composer
Айгуль Валиуллина
Songwriter

Texty

Йолдызлар якында, йөрәкләр ялкында
Ул чаклар, ул чаклар
Назында эретер, сулганда терелтер
Кочаклар, кочаклар
Яшьлекнең кичләре иң җылы хисләре
Күңелдә, күңелдә, күңелдә
Онтылмый саклана, хәтердә ятлана
Бүген дә, бүген дә, бүген дә
Бакчага керүләр, алмалар өзүләр
Яшерен, яшерен
Кайларга югалдың, киттең дә югалдың
Яшьлегем, яшьлегем
Яшьлекнең кичләре иң җылы хисләре
Күңелдә, күңелдә, күңелдә
Онтылмый саклана, хәтердә ятлана
Бүген дә, бүген дә, бүген дә
Кичләре канатлы хыяллар пар атлы
Җигүле, җигүле
Яшьлеккә ни җитә, хаман да тилертә
Күңелне, күңелне
Яшьлекнең кичләре иң җылы хисләре
Күңелдә, күңелдә, күңелдә
Онтылмый саклана, хәтердә ятлана
Бүген дә, бүген дә, бүген дә
Онтылмый саклана, хәтердә ятлана
Бүген дә, бүген дә, бүген дә
Written by: Айгуль Валиуллина, Ильяс Киньягулов
instagramSharePathic_arrow_out