Hudební video

Nabízeno v

Kredity

PERFORMING ARTISTS
ИлСаф
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Наиль Шаймарданов
Composer
Айгуль Валиуллина
Songwriter

Texty

Туган якта балачагым көтә кебек
Алларыма яланаяк чыга көлеп
Ипи суза, кибән башын ашап куйган
Сабый чакның шул ипие чыкмый уйдан
Авызлардан сулар килә, төшсә искә
Онытырлык түгел аның тәмен һич тә
Нинди генә ризык төрми табын түрен
Балачакның шул ипие җитми бүген
Каймак ягып, шикәр комын өскә сиптек
Ипи тотып уйнарга дип чыгып киттек
Дус-иш белән аны икәү бүлә идек
Ипи тәмен, аның көчен белә идек
Авызлардан сулар килә, төшсә искә
Онытырлык түгел аның тәмен һич тә
Нинди генә ризык төрми табын түрен
Балачакның шул ипие җитми бүген
Хәтирәләр ал тасмага җанны урый
Нишләп икән балачакка кайтып булмый
Кайтыр юллар бар дисәләр җир читеннән
Авыз итми калмас идем шул ипидән
Авызлардан сулар килә, төшсә искә
Онытырлык түгел аның тәмен һич тә
Нинди генә ризык төрми табын түрен
Балачакның шул ипие җитми бүген
Авызлардан сулар килә, төшсә искә
Онытырлык түгел аның тәмен һич тә
Нинди генә ризык төрми табын түрен
Балачакның шул ипие җитми бүген
Балачакның шул ипие җитми бүген
Нинди генә ризык төрми табын түрен
Балачакның шул ипие җитми бүген
Written by: Айгуль Валиуллина, Наиль Шаймарданов
instagramSharePathic_arrow_out