Στίχοι

Көнендә, кич иртән
Таңнарда ишетәм
Ишетәм җәйләрдә һәм кышын
Ятларга тукталмыйм
Ялгыш та бутамыйм
Иң татлы мәхәббәт тавышын
 
Назлы да, бик иркә
Күңелемне эретә
Йөрәгемдә сөю ярала
Эндәшсәң яратып
Барын да аңлатып
Дөньяма җылылык тарала
 
Кояштай җылы син
Гомердәй җырлы син
Мин синсез бер минут торалмам
Тыңлыйм да исерәм
Якты хис кичерәм
Мәңгегә тыңлап та туялмам
  
Мәхәббәт тавышы
Ул синең тавышың
Йөрәгем нурлаучы моңым син
Мәхәббәт тавышы
Иң татлы сагышым
Җанымнан югалмас җырым син
Written by: Айгуль Валиуллина, Риваль Хисматуллин
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...