Featured In

Credits

PERFORMING ARTISTS
qaynar
qaynar
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Радиф Кашапов
Songwriter
PRODUCTION & ENGINEERING
Радиф Кашапов
Producer

Lyrics

Мәңге онтылмас озын балачак –
Бу беркайчан сатылмаячак
Төне буе кырда янды ялгыз учак –
Бу беркайчан сатылмаячак
Кибеттә машина юк, алдылар курчак –
Бу беркайчан сатылмаячак
Күбесе бетәр, оныталачак,
Бу беркайчан сатылмаячак
Базарыбыз - Ирек мәйданы
Зиратыбыз - Черек күл зинданы
Халык искә төшермәсә дә,
язырга, теркәргә табылыр
каһарманы
Батыр каныннан алтын коелыр
Бу, шиге юк, онытылыр
Башың исән булса, бүрек табылыр
Бу, шиге юк, онытылыр
Безнең урамда да бәйрәм булыр
Бу, шиге юк, онытылыр
Ямаулы капчык, таралган кыпчак
Бу, мөгаен, онытылмаячак
Базарыбыз - Ирек мәйданы
Зиратыбыз - Черек күл зинданы
Халык искә төшермәсә дә,
язырга, теркәргә табылыр
каһарманы
Сөт калыр, май калыр, җан калыр
Сөт калыр, май калыр, җан калыр
Сөт калыр, май калыр, җан калыр
Онытылмаячак
Written by: Радиф Кашапов
instagramSharePathic_arrow_out