Featured In

Credits

Lyrics

[Verse 1]
Иртәнге кояш нуры, уята дөньяны
[Verse 2]
Чык тамчылары тамып, каушата яфракларны
[Verse 3]
Күк йөзе нурлардан, төрле төскә буялган
[Verse 4]
Яӊа көнгә юл биреп, тарала кичке томан
[Verse 5]
Чишмә басмасыннан үтәм, алдымда ачыла ялан
[Verse 6]
Яшел юрганга төрелгән сукмаклардан алга барам
[Verse 7]
Яфракларын кыштырдатып торган куак арасыннан
[Verse 8]
Үлән тасмаларын җәеп кунак итеп көтә урман
[Verse 9]
Бабаем салган юллар элеккедәй каршы ала
[Verse 10]
Борчыган чит уйлар бөтеннәй үк югала
[Verse 11]
Кошлар сайраша, сандугачлар ярышы
[Verse 12]
Еракта ишетелә ялгыз күке тавышы
[Verse 13]
Урманны танып булмый, вакыт үзгәреш керткән
[Verse 14]
Кечкенә үсентеләр чыршыларга әверлгән
[Verse 15]
Күӊелдә тынычлык, һавада ылыс исе
[Verse 16]
Үткәнне искә алдым, каплады сагыш хисе
[Verse 17]
Балачак мизгеле - хәтеремнеӊ бизәге
[Verse 18]
Көннән көн үтеп бара, кала тик исәлеге
[Verse 19]
Алда нәрсә көткәнен вакыты җиткәч белербез
[Verse 20]
Урман сукмагы сыман тормыш юлы да билгесез
[Verse 21]
Серле серле урман, күпме вакыт узган
[Verse 22]
Синдә безнеӊ кебек үзгәргәнсеӊ сыман
[Verse 23]
Әйтче серле урман ниләр алда язган
[Verse 24]
Син дә безнеӊ сыман картаясыӊ урманым
[Verse 25]
Исемдә җәйге чаклар, чәй кайнаткан учаклар
[Verse 26]
Хуш исләр чыгара мәтрүшкә кочакта
[Verse 27]
Кояшка тартылып чыккан төрле чәчәкәр
[Verse 28]
Җырлашып черелди юл буйлап чикерткәләр
[Verse 29]
Бу юллар аша узган инде күпме буыннар
[Verse 30]
Үзгәреп кенә тора һавада болытлар
[Verse 31]
Бернигә дә карамый яӊа тормыш ярала
[Verse 32]
Ташны урталай ярып үсенте җирдән чыга
[Verse 33]
Җиләкле урыннар, чикләвек агачлары
[Verse 34]
Югарыга үрмәли кырмыска оялары
[Verse 35]
Челтери челтери урман чишмәсе ага
[Verse 36]
Каен кләгәсендә яфрак яра абага
[Verse 37]
Вакыт алга ашкына, җәйне көз алыштыра
[Verse 38]
Кыш уза яз башлана, яфраклар алмашына
[Verse 39]
Һәм бездән соң да бу дөньяның юлы дәвамлана
[Verse 40]
Күктә ай калкына, көн үтә - кояш бата
[Verse 41]
Серле серле урман, күпме вакыт узган
[Verse 42]
Синдә безнеӊ кебек үзгәргәнсеӊ сыман
[Verse 43]
Әйтче серле урман ниләр алда язган
[Verse 44]
Син дә безнеӊ сыман картаясыӊ урманым
[Verse 45]
Киттек
[Verse 46]
Серле серле урман, күпме вакыт узган
[Verse 47]
Синдә безнеӊ кебек үзгәргәнсеӊ сыман
[Verse 48]
Әйтче серле урман ниләр алда язган
[Verse 49]
Син дә безнеӊ сыман картаясыӊ урманым
instagramSharePathic_arrow_out