Canciones más populares de Карт аяк
Créditos
ARTISTAS INTÉRPRETES
Карт аяк
Intérprete
COMPOSICIÓN Y LETRA
Ренат Ахметшин
Composición
Лилия Гиматдинова
Letrista
Letra
Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде җиһан
Матурлыкка төренеп.
Кулларында төрле шарлар,
Мәйдан тулы балалар.
Шау-шу килеп көлә-көлә,
Бәйрәмгә куаналар.
Зәңгәр күктә уйнап оча,
Аклы, күкле күгәрчен.
Кояшлы матур көннәргә
Куанадыр, күрәсен.
Бакчадагы агачлар да
Матур күлмәген киеп
Каршы алды Май бәйрәмен
Шау чәчәккә күмелеп.
Жырлап килде яз бәйрәме,
Яңа хисләр уятып.
Дулкынланып типте йөрәк
Өмет белән куанып.
Written by: Лилия Гиматдинова, Ренат Ахметшин