Video musical

Самат - Сойлэнмэгэн тошем / лучшие татарские песни / тмтв
Mira Самат - Сойлэнмэгэн тошем / лучшие татарские песни / тмтв en YouTube

Incluido en

Créditos

ARTISTAS INTÉRPRETES
Самат
Intérprete
COMPOSICIÓN Y LETRA
Риваль Хисматуллин
Letrista

Letra

Сөйләнмәгән серле төшем булдың,
Сөюемне хәтта белмәдең.
Гомер буе назга манып тордың,
Мәхәббәтле йөрәк түрләрен.
Сөйләнмәгән төшем булдың минем,
Көйләнмәгән җырның сүзләре.
Өмет итеп, көтеп күпме еллар,
Талды инде күңел күзләре.
Әйтермен дә куркытырмын, дидем.
Йөрәгемдә ниләр булганын.
Сөйләнмәгән төшем, сине бит мин,
Күрешүгә генә юрадым.
Сөйләнмәгән төшем булдың минем,
Көйләнмәгән җырның сүзләре.
Өмет итеп, көтеп күпме еллар,
Талды инде күңел күзләре.
Сөйләнмәгән, көйләнмәгән төшем,
Хыялымның алсу иртәсе.
Сөйләнмәгән төшем чын итәргә,
Көтәсе дә әле, көтәсе.
Сөйләнмәгән төшем булдың минем,
Көйләнмәгән җырның сүзләре.
Өмет итеп, көтеп күпме еллар,
Талды инде күңел күзләре.
Сөйләнмәгән төшем булдың минем,
Көйләнмәгән җырның сүзләре.
Өмет итеп, көтеп күпме еллар,
Талды инде күңел күзләре.
Өмет итеп, көтеп күпме еллар,
Талды инде күңел күзләре.
Written by: Риваль Хисматуллин
instagramSharePathic_arrow_out