Canciones más populares de Салават Фатхетдинов
Créditos
ARTISTAS INTÉRPRETES
Салават Фатхетдинов
Intérprete
COMPOSICIÓN Y LETRA
Салават Фатхетдинов
Letrista
Letra
Онытылмый истә һаман, серле бала чакларым,
Куршедән алма урлавым, качып учак якканым,
Тәмәкеләр тартканым.
Куңелем гел кызыкларны, шукларны таба иде,
Андый чакта үч иткәндәй,кычыткан чага иде
Яндырып ала иде.
Ник аермаска юлларның, карасыннан акларын
Мин дә татып үстем бит ул, кычыткан сабакларын,
Кычыткан сабакларын.
Кай чагында кычытканнар, әнкәйдән дә элэкте,
\"Ярамый!\" - дип әйтә-әйтә, бирә иде кирәкне,
Шулай акыл өйрәтте.
Чуалган чакта уйлары, хәзер дә карап куям,
Юл буенда кычытканның, кисәтүләрен тоям
Бармагын яный сыман.
Written by: Салават Фатхетдинов