Video musical

Син сазыңны уйнадың (feat. Мифтахова Эльвира)
Mira Син сазыңны уйнадың (feat. Мифтахова Эльвира) en YouTube

Incluido en

Créditos

ARTISTAS INTÉRPRETES
Yummy Music Band
Yummy Music Band
Intérprete
Ilgiz
Ilgiz
Intérprete
COMPOSICIÓN Y LETRA
Ильхам Шакиров
Composición
Наки Исанбет
Letrista

Letra

Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың;
Нинди кыллар чиртте, бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?
Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.
Уйладым мин яшьлегемне,
Син сазыңны уйнадың.
Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар…
Син сазыңны уйнадың.
Чыңлаган шул кылларыңдай,
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.
Үтте айлар, үтте еллар,
Син сазыңны уйнадың.
Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.
Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.
Яңгырап үтте гомерләр,
Син сазыңны уйнадың.
Written by: Ильхам Шакиров, Наки Исанбет
instagramSharePathic_arrow_out