Canciones más populares de Рифат Хуснияров
Créditos
ARTISTAS INTÉRPRETES
Рифат Хуснияров
Intérprete
COMPOSICIÓN Y LETRA
Салават Шаехов
Composición
Нур Амстердам
Letrista
Letra
Соңгы очрашулар
Онытылган күптән
Язмыш аерганга
Күпме көннәр үткән
Сагындым, сусадым
Бер тамчы сөюгә!
Яратам, яраттым
Дип ничек дәшәргә?
Үзгәртергә дә соң
Түгел үзебезгә!
Үзебез дә әле
Үзгәрмәдек бер дә!
Бер ни тормый!
Кавышырга кабат
Безгә бер ни тормый!
Көзгеләр алдалый!
Гөл ә күзләр алдамый
Елларга да карамый
Кавышырга кабат
Безгә бер ни, бер ни тормый
Һич бер ни, безгә бер ни тормый!
Кавышырга кабат
Безгә тормый!
Һич бер ни, безгә бер ни тормый!
Күптән таныш булып
Кабат танышырга
Нинди сүзләр табып
Әңгәмә башларга?
Һәрвакыт яшәдең
Күңелем түрендә!
Яратам, яраттым
Элек тә, бүген дә!
Үзгәртергә дә соң
Түгел үзебезгә!
Үзебез дә әле
Үзгәрмәдек бер дә!
Бер ни тормый!
Кавышырга кабат
Безгә бер ни тормый!
Көзгеләр алдалый!
Гөл ә күзләр алдамый
Елларга да карамый
Кавышырга кабат
Безгә бер ни, бер ни тормый
Һич бер ни, безгә бер ни тормый!
Кавышырга кабат
Безгә тормый!
Һич бер ни, безгә бер ни тормый!
Кавышырга кабат
Безгә
Безгә
Һич бер ни, безгә бер ни тормый!
Кавышырга кабат безгә
Һич бер ни, безгә бер ни тормый!
Кавышырга кабат безгә
Written by: Нур Амстердам, Салават Шаехов