Canciones más populares de Айрат Ганиев
Créditos
ARTISTAS INTÉRPRETES
Айрат Ганиев
Intérprete
Диляра Тухватуллина
Intérprete
COMPOSICIÓN Y LETRA
Рим Хасанов
Letrista
Ангам Атнабаев
Letrista
Letra
Йолдызларга
Йолдыз атылганда
Очрашканнар көннәр төн белән
Бу дөньяны белгәнемнән алып
Синең барлыгыңны мин беләм
Синең барлыгыңны мин беләм
Син кайда, мин шунда, Галиям
Шатланам, елыймын һәм көләм
Мәхәббәт алдында баш иям
Син кайда, мин шунда, Галиям
Йолдызларга йолдыз атылганда
Йөрәгемә кунды ялкыны
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ахры
Сөю булгандыр ул, ахры
Син кайда, мин шунда, Заһирым
Ерактан эзләгән якыным
Йөрәктә кабынган ялкыным
Син кайда, мин шунда, Заһирым
Йолдызларга йолдыз атылганда
Гомерләре янып югала
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын
Мәңге яна, мәңге җырлана
Мәңге яна, мәңге җырлана
Син кайда, мин шунда, Галиям
Шатланам, елыймын һәм көләм
Мәхәббәт алдында баш иям
Син кайда, мин шунда, Заһирым
Син кайда, мин шунда, Галиям
Written by: Ангам Атнабаев, Рим Хасанов