Crédits
INTERPRÉTATION
Салават
Interprète
Салават Фатхетдинов
Interprète
Альфред Якшимбетов
Accordéon
COMPOSITION ET PAROLES
Салават Фатхетдинов
Paroles/Composition
Paroles
Язмыш, диеп, сиңа табындым да
Ялгышымны соңлап аңладым
Йөрәгемдә сөю алып килдем
Бәхет бүләк итә алмадым
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзле җаннар, нур көтә
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзле җаннар, нур көтә
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Иңнәреңә башкаемны салып
Күз яшьләрем түгеп еладым
Сабырлыгым сынды, инде нишлим?
Бәхет бүләк итә алмадым
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзле җаннар, нур көтә
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Өзгәләнмә кайтыр, кайтыр диеп
Кичер, яннарыңда калмадым
Бер үкенеч, ай, телгәли җанны
Бәхет бүләк итә алмадым
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзле җаннар, нур көтә
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзле җаннар, нур көтә
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Written by: Салават Фатхетдинов