Titres les plus populaires de Казан Егетларе
Crédits
INTERPRÉTATION
Казан Егетларе
Interprète
COMPOSITION ET PAROLES
Казан Егетларе
Paroles/Composition
Paroles
Кояш баткач, биек күк йөзендә
Якты нурга чумып калка ай
Күп милләтле халык бер тугандай
Гөмер итә синдә Аксубай
Ак төбәгем минем гүзәл ягым
Челтрәп аккан чишмәләргә бай
Колач җәеп безне каршы ала
Таң атканда туган Аксубай
Ак төбәгем минем гүзәл ягым
Челтрәп аккан чишмәләргә бай
Колач җәеп безне каршы ала
Таң атканда туган Аксубай
Сагындыра яшел тал-тирәкле
Салмак аккан Сөлчә ярлары
Бер мизгелдәй синдә узып китте
Яшьлегемнең матур еллары
Ак төбәгем минем гүзәл ягым
Челтрәп аккан чишмәләргә бай
Колач җәеп безне каршы ала
Таң атканда туган Аксубай
Кошлар да бит үз оясын эзләп
Туган якка оча сагынып
Аксубаем мин дә сина кайтам
Хисләремнән ташып ашкынып
Ак төбәгем минем гүзәл ягым
Челтрәп аккан чишмәләргә бай
Колач җәеп безне каршы ала
Таң атканда туган Аксубай
Ак төбәгем минем гүзәл ягым
Челтрәп аккан чишмәләргә бай
Колач җәеп безне каршы ала
Таң атканда туган Аксубай
Колач җәеп безне каршы ала
Таң атканда туган Аксубай
Written by: Казан Егетларе