Crédits
INTERPRÉTATION
Элвин Грей
Interprète
COMPOSITION ET PAROLES
Юльякшин Радик Мухарлямович
Paroles/Composition
Попова Анна Николаевна
Paroles/Composition
Paroles
Назлардан назлы кулларыңны
Алырмын җылы кулларыма
Иреннәрем белән сызармын
Бәхет сырларына
(Бәхет сырларына)
Без бүген дә ябарбыз
Ятлардан ишекләрне
Тәрәзәләр, тәрәзәләр бүген ябарбыз
(Әйдә качабыз)
Барлык уйларны читкә
Читкә куеп тораек
Тәрәзәләр, тәрәзәләр белән капларбыз
(Икәү калабыз)
Назлардан назлы кулларыңны
Алырмын җылы кулларыма
Иреннәрем белән сызармын
Бәхет сырларына
(Бәхет сырларына)
Бу дөньяда беркем кирәкми
Синнән башка, аңла, синнән башка
Күзләрең күптәннән бик күптәннән
Сөям диде миңа
(Сөям диде миңа)
Шәм тамчылары эри
Без эрик ялкыннарда
Тәрәзәләр, тәрәзәләр мине нишләтте?
(Мине эретте)
Мин беркайчан да болай
Беркемне дә сөймәдем
Тәрәзәләр, тәрәзәләр генә гаепле
(Алар гаепле)
Назлардан назлы кулларыңны
Алырмын җылы кулларыма
Иреннәрем белән сызармын
Бәхет сырларына
(Бәхет сырларына)
Бу дөньяда беркем кирәкми
Синнән башка, аңла, синнән башка
Күзләрең күптәннән бик күптәннән
Сөям диде миңа
(Сөям диде миңа)
Written by: Попова Анна Николаевна, Юльякшин Радик Мухарлямович

