Titres les plus populaires de Дуэт "Фарида-Алсу"
Crédits
INTERPRÉTATION
Дуэт "Фарида-Алсу"
Interprète
Наиль Сагдиев
Accordéon diatonique
COMPOSITION ET PAROLES
Булгакова Диля Хамзиевна
Paroles/Composition
Салихова Гульфия Гареевна
Paroles/Composition
Paroles
Иңнәремә салам,
Челтәр-челтәр бизәк тоташкан.
Әнкәй, шәлең җылы,
Һәрбер күзе җырлы,
Күз нурларың белән тоташкан.
Ак мамыклар тетеп,
Нечкә, нәфис итеп
Очрагыңа җиңел эрләдең.
Һәр бизәге шәлнең -
Чәчкәләре җәйнең,
Кай аланнан отып бәйләдең?
Әгәр арып талсам,
Бүләк шәлең алам,
Җылылыгы күчә күңелгә.
Хәлләремне сизгән,
Мине назлап сөйгән
Кулларыңны тоям иңемдә.
Сагыныплар кайтып,
Ризыкларың татып,
Аңлый алдым микән хәлеңне?
Өшегәндә һаман
Иңнәремә салам,
Әнкәй, синең мамык (йомшак) шәлеңне?
Аңлый алдым микән хәлеңне?
Written by: Булгакова Диля Хамзиевна, Салихова Гульфия Гареевна