गाने

Чиксез җиһан киңлегендә
Якты йолдыз син ул дидең
Меңнәр арасыннан иркәм
Сине сайлап, сине сөйдем
Куллар кулда
Күзләр күздә
Кирәк түгел
Артык сүз дә
И Ходаем, теләгем бер
Парлы гомер, бир син безгә
Сөюебез ялкынында
Җылынырбыз икәү, иркәм
Нинди бәхет Ходай безгә
Чын мәхәббәт бүләк иткән
Куллар кулда
Күзләр күздә
Кирәк түгел
Артык сүз дә
И Ходаем, теләгем бер
Парлы гомер, бир син безгә
Күз тимәсен, сүз кермәсен
Арабызга гомер буе
Киләчәктә көтсен безне
Мәхәббәтнең алтын туе
Куллар кулда
Күзләр күздә
Кирәк түгел
Артык сүз дә
И Ходаем, теләгем бер
Барлык гомер, бир син безгә
Куллар кулда
Күзләр күздә
Written by: Оскар Усманов, Юныс Миннемухаметов
instagramSharePathic_arrow_out