क्रेडिट्स
PERFORMING ARTISTS
Рамиль Гузаеров
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Ситдикова Ризида Нуртдиновна
Songwriter
Ахметов Ринас Рифкатович
Songwriter
गाने
Кайларда син?
Җәйге гөлләр арасыннан
Үз гөлемне тапмадым.
Язларын да назларымны
Бүләк итә алмадым!
Кайларда син, сөю гөлем,
Язлардамы, җәйдәме?!
Ерактамы, янәшәме?
Кайларда син, әйт әле!
Кайларда син, сөю гөлем,
Язлардамы, җәйдәме?!
Өмет кочагымны җәеп,
Каршы алам әйдә әле!
Үз гөлемне, сөйгәнемне
Табармын күк кышларын!
Синең өчен генә җылы,
Кайнар минем кочагым!
Гөлем булыр шау чәчәкле
Кышларын да язларын.
Насыйп булыр гомерлеккә
Сиңа минем назларым!
Written by: Ахметов Ринас Рифкатович, Ситдикова Ризида Нуртдиновна