में प्रस्तुत

क्रेडिट्स

PERFORMING ARTISTS
Эдуарда Магдиева
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Elmir Nizamov
Elmir Nizamov
Songwriter
Илсөяр Шиһапова
Songwriter

गाने

Борма-сырма чаба юллар
Чабам һаман үзем дә
Кая барсам, илтә сыман
Юллар туган җиремә
Яр буенда үргән чәчем
Таратмасын җил генә
Тормыш тузаны кагылды
Кер белмәс күңелемә
Еллар үтә бер туктамый
Ни, син, гомер, ни яшәү
Яшәгәндә кирәктер ул
Ялкынланып бер күкрәү
Яр буенда үргән чәчем
Таратмасын җил генә
Тормыш тузаны кагылды
Кер белмәс күңелемә
Чапсын юллар, үтсен гомер
Булсын газап, әрнүләр
Сагындырып килгән чакта
Татлы була бәхетләр
Яр буенда үргән чәчем
Таратмасын җил генә
Тормыш тузаны кагылды
Кер белмәс күңелемә
Written by: Илсөяр Шиһапова, Эльмир Низамов
instagramSharePathic_arrow_out