क्रेडिट्स
PERFORMING ARTISTS
Идрис Газиев
Performer
Elmir Nizamov
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Elmir Nizamov
Composer
Ренат Харис
Songwriter
गाने
Алтын көзләр үтте,
көмеш кышлар җитми –
аралыкта яшим әле мин.
Бар да элеккечә,
ә каядыр күчәм...
Аңлый алмыйм әле хәлемне.
Борчуларны куам,
йөрәктә җыр туа –
эчтән генә җырлап җибәрәм...
Алланың рәхмәте –
яңа бер рәхәтлек
дөньясында йөзәм иркенләп,
дөньясында йөзәм иркенләп.
Көз гөлләре исән,
яз җилләре исә –
күңелдәге моңны җилгәрә.
Офыгым аллана,
һавалар баллана,
мәгънә табам туган һәр көннән.
Борчуларны куам,
йөрәктә җыр туа –
эчтән генә җырлап җибәрәм...
Алланың рәхмәте –
яңа бер рәхәтлек
дөньясында йөзәм иркенләп,
дөньясында йөзәм иркенләп.
Written by: Ренат Харис, Эльмир Низамов