क्रेडिट्स
PERFORMING ARTISTS
Айдар Ракипов
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Тимур Рамазанов
Songwriter
Гульнара Рашитова
Songwriter
गाने
Без туганбыз бит бу дөньяга
Сөелеп һәм сөерлергә
Безгә бүләк итеп бирелгән
Тормышка гел сөенергә
Алтын кояшның көмеш айның
Нурларына төренергә
Тулысынча мәхәббәтнең
Ирегенә бирелергә
Мәхәббәт әле дә син бар
Син булмасаң киң дөньялар тар
Саф хисләр күңелне үстерә
Яшәргә көч бирә
Яратам туган илемне
Иң газиз туган җиремне
Һәр авазы да җырлап торган
Моңлы туган телемне
Җырлыйм әле зур мәдхия
Эчкерсез саф мәхәббәткә
Иң җылы мөнәсәбәткә
Тик шул илтә бит бәхеткә
Мәхәббәт әле дә син бар
Син булмасаң киң дөньялар тар
Саф хисләр күңелне үстерә
Яшәргә көч бирә
Мәхәббәт әле дә син бар
Син булмасаң киң дөньялар тар
Саф хисләр күңелне үстерә
Яшәргә көч бирә
Writer(s): гульнара рашитова, тимур рамазанов
Lyrics powered by www.musixmatch.com