Testi

Туган якның зәңгәр күген
Төшләремдә күрдем бүген
Туган якның зәңгәр күген
Кайдадыр еракларда
Бар икән бер утрау
Бар икән шул утрауда
Бик зур Зәңгәр тау
Шул тауның итәгендә
Бар икән бер ил
Кечкенә һәм ямь-яшел
Күкләрендә җил
Иманым камил
Туган якның зәңгәр күген
Төшләремдә күрдем бүген
Туган якның зәңгәр күген
Сагындырды, юксындырды
Канатларымны сындырды
Тулып акты күңел
Җәйге кич, моңлы бер көй
Җил җилгә үрелгәндә
Шул илдә күрерсең өй
Көн сүрелгәндә
Кояшның кызыллыгы
Буяр тәрзәне
Шул өйдә бик күптәннән
Көтәләр мине
Саклап ипине
Туган якның зәңгәр күген
Төшләремдә күрдем бүген
Туган якның зәңгәр күген
Сагындырды, юксындырды
Канатларымны сындырды
Тулып акты күңел
Туган якның зәңгәр күген
Төшләремдә күрдем бүген
Туган якның зәңгәр күген
Сагындырды, юксындырды
Канатларымны сындырды
Тулып акты күңел
Written by: Якупов Ильнур Назипович
instagramSharePathic_arrow_out