ミュージックビデオ

特集

クレジット

PERFORMING ARTISTS
Наиля Шагина
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Риваль Хисматуллин
Songwriter
Айгуль Валиуллина
Songwriter

歌詞

Син минем иң якын кешемә әйләндең
Бер кочак җыйдым мин теләкләр бәйләмен
Яшәүнең тойдым мин тик синдә мәгнәсен
Әйтелгән теләкне чынбарлык бәйләсен
 
Беләм мин син үзең күкләрнең бүләге
Тормышым үз иткән таяныч терәгем
Юлымны яктыртып торучы йолдызым
Син генә аңлыйсың дөньяда ай кызын
 
Бәхеттән нурланып атсын гел таңнарың
Шатлыктан биесен бәхетле җаннарың
Сау булып бай булып яшә син җиһанда
Елларым үтә дип син һич тә уфтанма
 
Рәхмәтем чигелгән йөрәгем түренә
Бар булган хисләрем рәхмәтле күңелемдә
Син минем иң татлы иң затлы табышым
Рәхмәтле Аллаһка Рәхмәтле язмышым
Written by: Айгуль Валиуллина, Риваль Хисматуллин
instagramSharePathic_arrow_out