뮤직 비디오

제공

크레딧

실연 아티스트
ГЫЙЛЕМ
ГЫЙЛЕМ
실연자
작곡 및 작사
Рузаль Гилмутдинов
가사
프로덕션 및 엔지니어링
Рузаль Гилмутдинов
프로듀서
Эмиль Минханов
프로듀서

가사

1 куплет
Уенга. Уенга!
Керәбез авыр йөк асып муенга
Көлү нияте торса да уеӊда
Юкка чыга кабат тыңларга куюга.
Юлымда, әйе юлымда
Исәп-хисап корып үземнеӊ уемда,
Сызым ясап киләсе гомер буена
Үтәм язмыш каләме тотып уӊ кулыма
Хатадан хаталар, кинәт барлыкка чыгалар
Мине бик нык кайгырталар, ләкин алар ныгыталар
Тимер корыч булыр өчен, ялкын бетерә үз көчен,
Сүрелмәсен янган мичеӊ, күзәтеп тор иртә кичен.
Күп укып йөрдем, белеем керде акылга
Тик үзем теләдем көй белән ялганырга
Дөньяны гизеп тавыш дулкыны аша
Сүзләрне тезеп керергә сезнеӊ башка
Ак кәгазгә кара буяу белән язам өтер куям
Бәлки кемгә дер бу юллар адашканда булышырлар
Атлап барганда уӊышка, безнеӊ гаделсез тормышта
Ярдәм итер буталмска, ярты юлда туктамаска
Припев
Туктатып булмый, ялкын янса йөрәктә
Туктатып булмый, ашкынганда теләккә
Көнчелек сүзен, күӊелгә якын алма
«Туктатып булмый!» - дип үзеӊә кабатла
Туктата алмыйсың, безне туктата алмыйсың
Туктата алмыйсың, туктата алмыйсың
Юк, туктата алмыйсың, безне туктата алмыйсың
Әгәр кабынып китсәк, бердә туктата алмыйсың
2 куплет
Йолдызлар ярыннан үсеп чыкмадык аӊла
Фатирдан фатирга күчеп йөрдек без бала
Чакларда. Якты көнгә ышанып
Үзебез теләгәнчә тормышка сукмаклар салдык
Мавыгып сәхнәгә, җырчылар белән бергә
Гомерем үзгәрде, рәхмәтле һәммәсенә
Элекке теләкләрне кабызып киредән
Үзебезнеӊ ижатны, яткырабыз көйгә
Татар халкына мондый, җырлар бердә килешми
Мәгнәсен аӊлап булмый, моӊы һич ишетелми.
Белки шушы фикерләрнеӊ, бар дыр дөрес өлеше
Ләкин бик еш ялгыша, бер яклап караган кеше
Аныӊ топ юнәлеше, телемне яклауда
Төрле яктан курсәтеп, заман белән бер аякта
Атларга. Шуӊа кирәк аӊларга
Урында тапталып торганда, чокыр гына ясала.
Бик мәзәк карасаӊ, чыгып кит юлдан
Мәскар сүзе борчымый, алардан узган
Берләшмә уӊган, язылган«CoolDan»
Безне туктатып булмый, шуны бел, тәмам
Written by: Рузаль Гилмутдинов
instagramSharePathic_arrow_out