뮤직 비디오

제공

크레딧

실연 아티스트
Инсаф Марданов
실연자
작곡 및 작사
Фасил Гасимов
작곡가
Дамир Нуриахметов
송라이터

가사

Язын су баскан үзәндә
Кошлар кала утырып
Тирән күлдәй күзләреңә
Карыймчы бер тутырып
Әрәмәдә кора микән
Сандугачлар оясын
Янәшәмдә гел үзеңне
Килә минем тоясым
Ялтырый чык тамчылары
Күлнең камышларында
Сөюемне ишетерсең
Аккош тавышларында
Әрәмәдә кора микән
Сандугачлар оясын
Янәшәмдә гел үзеңне
Килә минем тоясым
Көндезләрен балык кача
Күлнең тирәннәренә
Ышанасым бик тә килә
Сөям дигәннәреңә
Әрәмәдә кора микән
Сандугачлар оясын
Янәшәмдә гел үзеңне
Килә минем тоясым
Әрәмәдә кора микән
Сандугачлар оясын
Янәшәмдә гел үзеңне
Килә минем тоясым
Килә минем тоясым
Written by: Дамир Нуриахметов, Фасил Гасимов
instagramSharePathic_arrow_out