Замира Гизатуллина의 상위 곡
크레딧
실연 아티스트
Замира Гизатуллина
실연자
작곡 및 작사
Алсу Салихова
송라이터
가사
Һәркемнең бу дөньяда
Үз хыялы, үз юлы.
Безгә насыйп булган юл
Могҗиза белән тулы.
Үзеңә вәгъдә син бир
Максатка ирешергә.
Бар дөнья синең белән
Ышан бары үзеңә!
Минем дә хыялым бар
Аңа ашкынып яшим.
Карашымны күккә төбәп,
Өмет йолдызын эзлим.
Көндез кояшның нуры
Йөрәгемне җылыта.
Моңсу айлы кичләрдә
Юлны хыял яктырта.
Бу җирдә бик бәхетле
Буласым килә минем.
Җылы нурлар астында,
Яшәсен туган илем!
Яңгырлар җиргә яугач
Бөтен дөнья сафлана.
Хыял яңгыры белән
Уй-фикерләр пакълана.
Минем дә хыялым бар
Аңа ашкынып яшим.
Карашымны күккә төбәп,
Өмет йолдызын эзлим.
Көндез кояшның нуры
Йөрәгемне җылыта.
Моңсу айлы кичләрдә
Юлны хыял яктырта.
Written by: Алсу Салихова