뮤직 비디오

ILINA - Этиемэ (Папе) Премьера клипа 2023
YouTube에서 ILINA - Этиемэ (Папе) Премьера клипа 2023 보기

제공

크레딧

실연 아티스트
Ilina
Ilina
실연자
작곡 및 작사
Илина Канбекова
작곡가

가사

Бик кадерле кешем, әтиемә,
Багышлыймын шушы җырымны.
Дога булсын диеп, кабатлыймын,
Салып аңа күңел җылымны.
Минутка да, мизгелгә булса да,
Кайтарасым килә, әтием.
Син һәрвакыт безнең белән, диеп,
Яшь аралаш сиңа әйтүем.
Бик күрәсем килә йөзләреңне, (Йөзләреңне)
Ишетәсем килә сүзләрең. (Сүзләрең)
Аннан кайту мөмкин түгел диеп, (А-а-а)
Тагын яшькә тула күзләрем.
Минутка да, мизгелгә булса да,
Кайтарасым килә, әтием.
Син һәрвакыт безнең белән, диеп,
Яшь аралаш сиңа әйтүем.
(А-а-а у-у-у а-а
А-а-а
А-а-а
У-у-у-у)
Сагышларны яңартып йөрәктә,
Тагын да сары көзләр җитә.
Ишек ачып бер кайтырсың кебек,
Дип, күңел һаман саен көтә.
Минутка да, мизгелгә булса да,
Кайтарасым килә, әтием.
Син һәрвакыт безнең белән, диеп,
Яшь аралаш сиңа әйтүем.
Минутка да, мизгелгә булса да,
Кайтарасым килә, әтием.
Син һәрвакыт безнең белән, диеп,
Яшь аралаш сиңа әйтүем.
Яшь аралаш сиңа әйтүем.
Яшь аралаш сиңа...
Әйтүем.
Авторство: Ilina Kanbekova, Gul'fija Shakirova
Written by: Илина Канбекова
instagramSharePathic_arrow_out