유사한 곡
크레딧
실연 아티스트
Гузель Уразова
실연자
Айдар Галимов
실연자
작곡 및 작사
Ильгиз Закиров
작곡가
Роберт Миннуллин
송라이터
가사
Ничек ташлап китим, ничек ялгыз итим
Сөн буенда үскән талларны
Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә
Ташлап китә алмам аларны
Китсәм туган яктан
Читтә бәхет тапмам
Яшәрмен гел җанны телгәләп
Җырлыйм туган якта
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп
Җырлыйм туган якта
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп
Елашырлар инде, җырлашырлар инде
Мин талларга туган диярлек
Әгәр китсәм алар - өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп
Китсәм туган яктан
Читтә бәхет тапмам
Яшәрмен гел җанны телгәләп
Җырлыйм туган якта
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп.
Җырлыйм туган якта
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп
Туып-үскән шушы
Җирнең мин бер кошы
Китәргә дип канат кагынам
Кайгы-шатлыкларым,
Шатлык-сагышларым
Җибәрмәсләр туган ягымнан!
Китсәм туган яктан
Читтә бәхет тапмам
Яшәрмен гел җанны телгәләп
Җырлыйм туган якта
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп
Җырлыйм туган якта
Җырлыйм сезнең хакта
Каеннарым белән бергәләп
Каеннарым белән бергәләп
Written by: Ильгиз Закиров, Роберт Миннуллин