크레딧

실연 아티스트
Ittifaq
Ittifaq
실연자
작곡 및 작사
Ильяс Гафаров
작사가 겸 작곡가
Назим Исмагилов
작사가 겸 작곡가
프로덕션 및 엔지니어링
Ильяс Гафаров
프로듀서

가사

Бу шәһәр тормышыңны кайната
Шакый, уята, чәйни һәм йота
Казаным тәгәри төрле якка
Тәгәрәп туйгач кына, тына һәм ята
Бу шәһәр тормышыңы кайната
Шакый, уята, чәйни һәм йота
Казаным тәгәри төрле якка
Тәгәрәп туйгач кына, тына һәм ята
Тышта әле суык
Иртәнге азан
Беренче кояш нуры белән уяна Казан
Киң урам буйларына тезелеп баскан
Бөкеләр бизәгенә сокланып торам
Көньяк, төньяк, үзәккә таба
Фикерләр, хисләр, кешеләр агыла
Көнбатыш, көнчыгыш кушылып монда
Бер олы могҗиза дөньяга туа
Һәрберсенең башында үз кайгылары
Сөенечләре, эшләре, төшләре, планнары
Сүндерелмәгән үтүк, кайнап чыккан сөт
Авырып калган бала һәм микроинсульт
Хәерле иртә! Радиодагы “сәлам”
Кемнеңдер кайдадыр кәефләрен күтәргән
Электрон тартмалары инде шартлый язган
Күпме эш көтә сине,
Йә уян, Казан
Бу шәһәр тормышыңны кайната
Шакый, уята, чәйни һәм йота
Казаным тәгәри төрле якка
Тәгәрәп туйгач кына, тына һәм ята
Бу шәһәр тормышыңны кайната
Шакый, уята, чәйни һәм ята
Казаным тәгәри төрле якка
Тәгәрәп туйгач кына, тына һәм ята
Ирекле кошлар канатларын киң җәя
Мин Казанымда: кичә, бүген һәм иртәгә
Җир асты юллары, очам югары
Иң кызыклы хәлләрен сөйләрмен аннары
Минем урамнарым, хәтирәләрем
Минем хыялларым, йокламаган төннәрем
Кояш Азино ягыннан чыга
һәм нурларын суза Җиңү проспектына таба
Кем бәхетен таба, кемне таба ләхет
Белмәссең кайчан бетәр яңгыр
Син кояшны көт
Була төрле хәлләр — үзгәреп тора шәһәр
Хәзинәләр табылыр, йоклап калмасаң әгәр
Йөгерәм, йөгерәм алга таба
Мин беләм: хыялым чынга аша
Һәр иртә торып, “сәлам” әйтәм шәһәргә
Мин Казанымда кичә, бүген, иртәгә
Бу шәһәр тормышыңны кайната
Шакый, уята, чәйни һәм ята
Казаным тәгәри төрле якка
Тәгәрәп туйгач кына, тына һәм ята
Бу шәһәр тормышыңны кайната
Шакый, уята, чәйни һәм ята
Казаным тәгәри төрле якка
Тәгәрәп туйгач кына, тына һәм ята
Written by: Ильяс Гафаров, Назим Исмагилов
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...