뮤직 비디오

Мин бер генә Лилия Муллагалиева Гөлүсә Шаhбан сүзләре Лилия Муллагалиева көе
YouTube에서 Мин бер генә Лилия Муллагалиева  Гөлүсә Шаhбан сүзләре Лилия Муллагалиева көе 보기

제공

크레딧

실연 아티스트
Лилия Муллагалиева
실연자
작곡 및 작사
Лилия Муллагалиева
송라이터

가사

Мин бер генә! Башка кабатланмам...
Кабатланмас башка минле язың.
Син җилләргә сипмә җан җылыңны,
Үзең өчен калдыр беразын!
Мин бер генә! Башка кабатланмам...
Эзләмә син, ятлар арасыннан.
Эзләмә син, күзләмә син мине,
Кан саркытып йөрәк ярасыннан.
Мин бер генә! Башка кабатланмам...
Сөюләрем... Үзем... Күз карашым...
Нинди сүзләр белән дәвалыйм соң
Йөрәккәйләреңнең ярасын?
Мин бер генә! Башка кабатланмам...
Эзләмә син, ятлар арасыннан.
Эзләмә син, күзләмә син мине,
Кан саркытып йөрәк ярасыннан.
Мин бер генә! Миндәйләр юк башка!
Син үзең дә шулай дигән идең.
Соңгы мәхәббәтем минем диеп,
Өзелеп-өзелеп никтер сөйгән идең.
Written by: Лилия Муллагалиева
instagramSharePathic_arrow_out