Салават Фатхетдинов의 상위 곡
크레딧
실연 아티스트
Салават Фатхетдинов
실연자
작곡 및 작사
Салават Фатхетдинов
송라이터
가사
Ялган хисләр, ялган сөюләрдән
Йөрәккәем тәмам суынды.
Яшьлегемнән кабат кайта миңа
Яратам, - дип бирче кулыңны.
Үткәннәргә бер чакыр да мине
Куеныңа кабат сыендыр.
Тәүге хисне бәлки яңартырсың
Сиңа да бит ялгыз кыендыр.
Төшләремә кереп гел йөдәтә
Су буйлары ялгыз тирәге.
Тәүге ярым, сине сагынамын
Сине уйлап сыза йөрәгем.
Яшьлегемә кире кайтып булса
Сине генә сайлар идем мин.
Өр-яңадан тормыш сукмагыннан
Синең белән атлар идем мин.
Written by: Салават Фатхетдинов