제공

크레딧

실연 아티스트
Элиза Миникаева
실연자
작곡 및 작사
Уметбаев Раиль Аглямович
작곡가
Шакирова Гульфия Масгутовна
송라이터

가사

Беренче уянган хисләр,
Беренче яратулар.
Сүз куешып,көтеп алып,
Беренче очрашулар.
Күрешү сирәк булса да,
Мәхәббәткә юк ара.
Сөюем моңга әйләнеп,
Җыр булып сиңа бара.
Йөрәгемнең түрендә син,
Беренче мәхәббәтем.
Миңа башка кирәк түгел,
Бул янымда, бәхетем.
Син миннән ерак булсаң да,
Тоям синең хисеңне.
Назларыма төреп-төреп,
Кабатлыйм исемеңне.
Йөрәгемнең түрендә син,
Беренче мәхәббәтем.
Миңа башка кирәк түгел,
Бул янымда, бәхетем.
Күрәсе килү теләгем,
Бары тик , бары арта.
Хисләрем чын, хисләрем саф,
Син, иркәмә,карата.
Йөрәгемнең түрендә син,
Беренче мәхәббәтем.
Миңа башка кирәк түгел,
Бул янымда, бәхетем.
Written by: Уметбаев Раиль Аглямович, Шакирова Гульфия Масгутовна
instagramSharePathic_arrow_out