가사
Җаным елаган чакларда назлап юатмадың
Саташулы төшләремнән сөеп уятмадың
Миңа бик авыр чагында янымда калмадың
Иңнәремә сак кагылып кулларың салмадың
Соң инде үпкәләмә
Җаннарыңа сагыш җыеп үрсәләнмә
Бер теленгән икмәк ябышмас
Кайтулар юк кайтулар юк үткәннәргә
Юлларыбыз аерылды яңадан кушылмас
Инде кабат иңнәремә бәхет кошы кунмас
Соң булса да уң булсын дип күндем язмышыма
Ничек кенә түзәрмен соң җаным сагышына
Соң инде үпкәләмә
Җаннарыңа сагыш җыеп үрсәләнмә
Бер теленгән икмәк ябышмас
Кайтулар юк кайтулар юк үткәннәргә
Өзелсә дә синең белән инде минем ара
Йөрәкләрдә сызласа да инде тирән яра
Төшләремә кереп назлап кабат кагылсаң да
Түзәрмен мин түзәрмен мин бик бик сагынсам да
Соң инде үпкәләмә
Җаннарыңа сагыш җыеп үрсәләнмә
Бер теленгән икмәк ябышмас
Кайтулар юк кайтулар юк үткәннәргә
Соң инде үпкәләмә
Җаннарыңа сагыш җыеп үрсәләнмә
Бер теленгән икмәк ябышмас
Кайтулар юк кайтулар юк үткәннәргә
Written by: Ирек Габдрахманов