뮤직 비디오

Учларыма сал син йөрәгеңне (Tatar Version)
YouTube에서 Учларыма сал син йөрәгеңне (Tatar Version) 보기

크레딧

실연 아티스트
BABY Ti
BABY Ti
실연자
작곡 및 작사
Узянбаев Юлай Хамитович
송라이터
Булгакова Диля Хамзиевна
송라이터

가사

Ниләр булды икән сиңа, ниләр,
Калтыранып үксеп елыйсың?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Кулларымның тойсын җылысын.
Кайгылары белән килде мәллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен.
Белмәдеңме әллә көтмәгәндә
Нахак сүзләр килеп керүен?
Яралары тирән, яралары,
Сүзләр яралаган, күрәсең.
Кайгылары белән килде мәллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен.
Әллә хушлашмыйча китте микән,
Көтеп алган җылы җәйләрең.
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын төреп бәйләрмен.
Кайгылары белән килде мәллә
Көтеп алган олы бәйрәмең?
Учларыма сал син йөрәгеңне,
Яраларын өреп бәйләрмен.
Яраларын өреп бәйләрмен.
Яраларын өреп бәйләрмен.
Written by: Булгакова Диля Хамзиевна, Узянбаев Юлай Хамитович
instagramSharePathic_arrow_out