뮤직 비디오
뮤직 비디오
크레딧
실연 아티스트
Лилиана Газизова
실연자
작곡 및 작사
Ирек Габдрахманов
작사가 겸 작곡가
Анфира Миргалимова
작사가 겸 작곡가
가사
Бөркет булып югарыга менеп
Зәңгәр күкне иңләп кочарга.
Матурлыгын тоеп, йолдызларга
Киң колачың җәеп очарга
Беркайчан да әле, соң түгел!
Якты яшен булып, сүнмәс уттай
Яктыртырга барлык җиһанны.
Кайнар йөрәк, сүнмәс дәртең белән
Җылытырга фани дөньяны
Беркайчан да әле, соң түгел!
Җил-давыллар булып, каршы торып
Тормыш сынауларын кичәргә.
Юлдаш булып сиңа көчле җилләр
Үз ярдәмен биреп җиңәргә
Беркайчан да әле, соң түгел!
Якты яшен булып, сүнмәс уттай
Яктыртырга барлык җиһанны.
Кайнар йөрәк, сүнмәс дәртең белән
Җылытырга фани дөньяны
Беркайчан да әле, соң түгел!
Һәр мизгелдән бәхет таба белеп
Якты нурлар чәчеп дәшәргә!
Кайгы-шатлыкларны уртаклашып
Иңне иңгә куеп яшәргә
Беркайчан да әле, соң түгел!
Якты яшен булып, сүнмәс уттай
Яктыртырга барлык җиһанны.
Кайнар йөрәк, сүнмәс дәртең белән
Җылытырга фани дөньяны
Беркайчан да әле, соң түгел!
Written by: Анфира Миргалимова, Ирек Габдрахманов