제공

크레딧

실연 아티스트
RAVIL
RAVIL
실연자
Селявсинов Гаяз Баязитович
12현 어쿠스틱 기타
작곡 및 작사
Селявсинов Гаяз Баязитович
송라이터

가사

Күңел ишеген шакып тормадың
Ә мин үзеңне читкә кумадым
Килдең дә кердең, кочып елмайдың
Карадым сиңа, карап туймадым
 
Сөю бишеген күңлемә элдең
Назыңнан эреп бетәсем белдең
Килдең дә кердең, сөеп яраттың
Сагышын җанның куып тараттың
 
Йөрәгем шашты татлы хисләрдән
Йолдыз коелган парлы кичләрдән
Килдең дә кердең, сулган дөньяма
Китмә янымнан, китмә югалма
 
Килдең дә кердең
Көткәнем белдең
Тарсынмый ачтың бәхетнең серен
Йөрәк түрендә
Урының синең
Күңел түренә килдең дә кердең
Written by: Селявсинов Гаяз Баязитович
instagramSharePathic_arrow_out