Марат Эксанов의 상위 곡
크레딧
실연 아티스트
Марат Эксанов
12현 어쿠스틱 기타
작곡 및 작사
Айгуль Валиуллина
송라이터
Раиль Уметбаев
송라이터
가사
Учларыма ниләр яздың язмыш
Ниләр икән алда күрәсе
Үзгәртеп үк булмас язганнарын
Ә күңелнең килә беләсе
Учларыма ниләр язылгандыр
Ансы инде миңа караңгы
Җылы хисләр генә бәйләп торсын
Язмыш белән безнең араны
Учларыма ниләр яздың язмыш
Синең белән хич тә ярышмыйм
Сынауларда сыгылмыйча үтәм
Юк карышмыйм бер дә карышмыйм
Учларыма ниләр язылгандыр
Ансы инде миңа караңгы
Җылы хисләр генә бәйләп торсын
Язмыш белән безнең араны
Учларымда язмыш сызыклары
Һәр сызыгы аның бер гомер
Якыннар һәм янда дуслар булса
Яшәүләре җирдә бик җиңел
Учларыма ниләр язылгандыр
Ансы инде миңа караңгы
Җылы хисләр генә бәйләп торсын
Язмыш белән безнең араны
Җылы хисләр генә бәйләп торсын
Язмыш белән безнең араны
Written by: Айгуль Валиуллина, Раиль Уметбаев