Гузель Ахметова의 상위 곡
크레딧
실연 아티스트
Гузель Ахметова
실연자
작곡 및 작사
Рим Хасанов
작곡가
Гыйлман Идрисов
송라이터
가사
Кояш калка да, тулган ай бата
Ник кавышмыйлар алар офыкта?
Әллә ялгышмы, әллә язмышмы?
Көннәрдә — төнлә арада ята
Әллә ялгышмы, әллә язмышмы?
Көннәрдә — төнлә арада ята
Мәктәп еллары калдылар ерак
Тапмыйча кайттым җир шарын урап
Әллә ялгышмы, әллә язмышмы?
Яшьлек бит бездә булган дип кунак
Әллә ялгышмы, әллә язмышмы?
Яшьлек бит бездә булган дип кунак
Балачакларда күршеләр идек
Сагыну газабын без инде белдек
Ялгышны ялгап , язмышны җайлап
Тагы да бергә булырбыз кебек
Ялгышны ялгап , язмышны җайлап
Тагы да бергә булырбыз кебек
Тагы да бергә булырбыз кебек