Créditos
PERFORMING ARTISTS
IzA
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Инзира Гиздатуллина
Composer
Марат Шайбаков
Songwriter
Letra
«Чыпчык күзе» — гади үзе
Кечкенә зәңгәр чәчкә
Алып килдең, бүләк иттең
Карадың минем чәчкә
Сыйпап сөйдең чәчләремнән
Кыр чәчкәләре бирдең
Чәчкәң белән йөрәгемә
Син узең килеп кердең
Мәхәббәткә әверелде
Кечкенә зәңгәр чәчкә
Шул көннән соң гомерлеккә
Бәйләнде чәчләр чәчкә
Сыйпап сөйдең чәчләремнән
Кыр чәчкәләре бирдең
Чәчкәң белән йөрәгемә
Син узең килеп кердең
Кем ярата гөлчәчәкне
Мин сөям "чыпчык күзен"
Күрер күзгә гади, әмма
Күреп туялмыйм үзен
Сыйпап сөйдең чәчләремнән
Кыр чәчкәләре бирдең
Чәчкәң белән йөрәгемә
Син узең килеп кердең
Written by: Инзира Гиздатуллина, Марат Шайбаков