Видео

Салават Фатхетдинов - Уткэнне каргамаек (1996)
Смотреть «Салават Фатхетдинов - Уткэнне каргамаек (1996)» на YouTube

В составе

Создатели

ИСПОЛНИТЕЛИ
Салават
Салават
Исполнитель
Салават Фатхетдинов
Салават Фатхетдинов
Исполнитель
Альфред Якшимбетов
Аккордеон
МУЗЫКА И СЛОВА
Мөдәрис Газетдинов
Автор песен
Равил Шаммас
Автор песен

Слова

Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Гомер буе хәтерләрлек
Чаклары да күп аның,
Яхшы чагы — гөлләр аның,
Начар чагы — чүп аның.
Начарлыгы артта калсын,
Гөлләрен кадерләек,
Икебезне бәхетле иткән
Көннәрне хәтерләек.
Аяз көндә назлы гөлгә
Нигә әле болытлар?
Әнә безгә елмаялар
Алда торган минутлар.
Узган юллар артта инде,
Әйләнеп карамаек.
Аянычы күп булса да,
Үткәнне каргамаек.
Алда ята яңа юллар,
Без үтәсе юл булсын.
Гомер бергә тибәр йөрәк,
Тотынышкан кул булсын!
Written by: Мөдәрис Газетдинов, Равил Шаммас
instagramSharePathic_arrow_out