Видео

Создатели

ИСПОЛНИТЕЛИ
Салават Фатхетдинов
Исполнитель
Альфред Якшимбетов
Аккордеон
МУЗЫКА И СЛОВА
Салават Фатхетдинов
Автор песен
Мухамадеев Венер
Композитор
Сафина Нафкия
Автор песен

Слова

Төнбоекның чәчәкләре
Ачылалар төн җиткәч.
Оялып кояш нурыннан,
Ябылалар көң тугач.
Төнбоекның чәчәкләре
Нигә болай бик боек.
Сагышларга салам дисәң,
Бүләк итмә төнбоек.
Төнбоекның чәчәкләре
Талпына талгын гына
Төнбоек чәчәкләрендә
Тик сары сагыш кына.
Төнбоекның чәчәкләре
Нигә болай бик боек.
Сагышларга салам дисәң,
Бүләк итмә төнбоек.
Сагышларның сарыларын
Бүләк итә күрмә син.
Төнбоек чәчәкләреннән
Такыялар үрмә син.
Төнбоекның чәчәкләре
Нигә болай бик боек.
Сагышларга салам дисәң,
Бүләк итмә төнбоек.
Written by: Мухамадеев Венер, Сафина Нафкия
instagramSharePathic_arrow_out