Лучшие песни Azat Gimadeev
Создатели
ИСПОЛНИТЕЛИ
Azat Gimadeev
Исполнитель
Iliusa Khuzina
Исполнитель
МУЗЫКА И СЛОВА
Azat Gimadeev
Автор песен
Гимадеев Азат Алмазович
Автор песен
Слова
Тәүге очрашуда сиңа гашыйк булдым.
Гафу итче, дуслыкны саклый алмадым.
Безне биләп тора газап кына җыен,
Ә мин беләм җайлы гына чыгу юлын!
Әйдә бергә очарга! Канатың ал да, кил яныма.
Болытларны узып эз сал минем юлыма.
Әйдә бергә очарга! Канатың ал да, кил яныма.
Шуны да онытма - син һәрчак уйларымда.
Күз алдыңа китер безне әкияттә.
Беркем дә юк, без бары тик икәү генә.
Кулыңны җибәрмәслегеңне мин беләм.
Саклармын давылдан, тик бул минем белән.
Әйдә бергә очарга! Канатың ал да, кил яныма.
Болытларны узып эз сал минем юлыма.
Әйдә бергә очарга! Канатың ал да, кил яныма.
Шуны да онытма - син һәрчак уйларымда.
Әйдә бергә очарга! Канатың ал да, кил яныма.
Болытларны узып эз сал минем юлыма.
Әйдә бергә очарга! Канатың ал да, кил яныма.
Шуны да онытма - син һәрчак уйларымда.
Written by: Гимадеев Азат Алмазович