Лучшие песни Ришат Тухватуллин
Похожие песни
Создатели
ИСПОЛНИТЕЛИ
Ришат Тухватуллин
Исполнитель
МУЗЫКА И СЛОВА
Нагаева Зифа Валиевна
Автор песен
Слова
Бәхетле гомерләр теләп
Җырлыйм алларыгызда
Матурырак булсын донья
Безнең барларыбызга
Бие, бие, биектаудан
Чишмә ага нурланып
Яшәгез кадер-хөрмәттә
Гомер буе зурланып
Яшик туган көннәрдә дә
Тумаган көннәрдә дә
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле бәхетләрдә
Бәхетле, бәхетле
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле, гомерле
Гомерле бәхетләрдә
Яныбызда туганнар
Җан дуслар яныбызда
Шатлык белән күрешергә
Сәбәп булды тагын да
Бие, бие, биектауның
Урманында җиләклек
Вәгьдәләр бирешмәсәк тә
Ташлашмаска сөйләштек
Яшик туган көннәрдә дә
Тумаган көннәрдә дә
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле бәхетләрдә
Бәхетле, бәхетле
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле, гомерле
Гомерле бәхетләрдә
Сагыш булмасын йөзләрдә
Яшь булмасын күзләрдә
Кайгы булмасын бер көндә
Без яшәгәне өйләрдә
Бие, бие, биектауның
Мәтрүшкәле түбәсе
Аерылып китү белән
Килә сезне күрәсе
Яшик туган көннәрдә дә
Тумаган көннәрдә дә
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле бәхетләрдә
Бәхетле, бәхетле
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле, гомерле
Гомерле бәхетләрдә
Яшик туган көннәрдә дә
Тумаган көннәрдә дә
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле бәхетләрдә
Яшик туган көннәрдә дә
Тумаган көннәрдә дә
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле бәхетләрдә
Бәхетле, бәхетле
Бәхетле гомерләрдә
Гомерле, гомерле
Гомерле бәхетләрдә
Гомерле, гомерле
Гомерле бәхетләрдә
Гомерле, гомерле
Гомерле бәхетләрдә
Written by: Нагаева Зифа Валиевна