Credits
PERFORMING ARTISTS
Филюс Беркет
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Юскаев Аяз
Composer
Баева Гулнара
Songwriter
Lyrics
СИН ҖИТМИСЕҢ ҖАНЫМА
Гөлнара Баева сүзләре, Аяз Юскаев көе
Син җитмисең минем җаннарыма
Күзләремә сөеп караучы.
“Тик син минем мәхәббәтем” диеп
Ярты сүздән мине аңлаучы.
Кушымта:
Син җитмисең минем җаннарыма
Шаулап яңгыр яуган чагында.
Яңгыр тамчысы сүндерә алмый
Дөрләп янган утны җанымда.
Син җитмисең минем җаннарыма
Алмагачлар чәчәк атканда.
Ә кичләрен офык алсуланып
Күкләремдә кояш батканда.
Син җитмисең минем җаннарыма
Бик бәхетле мине итәргә.
Бары синең мәхәббәтең кирәк
Гомер көзләремә җитәргә.
Written by: Баева Гулнара, Юскаев Аяз