Top Songs By Azat Gimadeev
Credits
PERFORMING ARTISTS
Azat Gimadeev
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Азат Гимадеев
Songwriter
PRODUCTION & ENGINEERING
Азат Гимадеев
Producer
Lyrics
Офыкта ал шәфәкъ сузылган,
Кабынган күктә тәүге йолдыз.
Кемнәрдер кайталар серләшеп,
Ай карый аларга көнләшеп,
Нигә соң бер мин генә ялгыз?
Бирешмә, сабыр булчы диеп
Эндәшә күк айдан Зөһрә-кыз,
Талларда сайрый бер сандугач,
Янында сөйгән яры булгач,
Нигә соң бер мин генә ялгыз?
Офыкта ал шәфәкъ сузылган,
Кабынган күктә тәүге йолдыз,
Кичке тынлыкка чумган йортлар,
Киң урамнарда яна утлар,
Нигә соң бер мин генә ялгыз?
Нигә соң бер мин генә ялгыз?
Нигә соң бер мин генә ялгыз?
Written by: Азат Гимадеев